Кайда гына булсам да
Якыннар бар янымда.
Танышларым, дусларым, дип,
Санап китәм тагын да.
Куанычта, шатлыкта,
Тазалыкта, рәхәттә,
Һәр мизгелнең кад(е)рен белеп,
Куанычта, шатлыкта,
Тазалыкта, рәхәттә
Яшик, яшик бәхеттә.
Гөрләп бара эшебез,
Әй, матур тормышыбыз.
Ямьнәр түгелгән күң(е)лебезгә,
Ирешкән уңышыбыз.
Куанычта, шатлыкта,
Тазалыкта, рәхәттә,
Һәр мизгелнең кад(е)рен белеп,
Куанычта, шатлыкта,
Тазалыкта, рәхәттә
Яшик, яшик бәхеттә.
Ихлас йөрәктән булган
Теләкләремне юллыйм.
Шушы заманны, дөньяны
Яратудан мин туймыйм.
Куанычта, шатлыкта,
Тазалыкта, рәхәттә,
Һәр мизгелнең кад(е)рен белеп,
Куанычта, шатлыкта,
Тазалыкта, рәхәттә
Яшик, яшик бәхеттә.
Яшик, яшик бәхеттә…
