Ике йолдыз (икенче вариант)

Синең йолдыз белән минем йолдыз
Галәмнәрне күпме гизмәгән.
Синең йолдыз белән минем йолдыз
Бер-бересен күпме эзләгән.

Бу һавалар нигә балкый диеп
Карасындар әйдә аптырап.
Синең йолдыз белән минем йолдыз
Табышканга дөнья яктырак.

Синең йолдыз белән минем йолдыз
Болытларны ертып тараткан.
Мине язмыш сине яратырга,
Сине яратырга яраткан.

Синең йолдыз белән минем йолдыз …
Безнән дә нык кемнәр аңласын:
Бересе яңа дөрләп кабынганын,
Бересе соңгы мәле янганын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »