Авылдашлар (икенче вариант)

Сизелми дә үтеп китәр
Гомер-сәфәр, без-юлдашлар.
Шатлыкта да,кайгыда да
Бергә булыйк, авылдашлар!

Мәйданнарда, бәйрәмнәрдә —
Көрәштәшләр, табындашлар.
Иңне иңгә куеп яшик,
Җырлап яшик, авылдашлар!

Кояшсыз көн сыман тоям
Яшәүләрне сездән башка.
Күңелләрне күтәрәсез
Орыр чакта башны ташка.

Хәл белешеп торыйк әле,
Чоры үзгә тими генә.
Кырыс, заман илләрендә
Башны түбән ими генә!

Читкә китеп бәхет тапкан
Сабакташлар,замандашлар.
Туып үскән газиз җирне
Онытмыйкчы,авылдашлар!

Сынатмыйча яшик җирдә
Ни күрсә дә безнең башлар
Бергә булсак дөнья матур,
Тормыш ямьле, авылдашлар!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »