Печән җиткән, әткәй, билбуардан
Күршеләрең олауын тугарган.
Безнең шомырт төбендәге таган
Сине көтә микән, тын калган?
Мәңге яшәр кебек идең, әткәй,
Җырлый — җырлый печән чапканда.
Сабырлыгын учларыма йомам —
Кылончаклар белән оныкларың
Печәнлегең буйлап чапканда.
Чалгыларың һаман чүкелмәгән,
Баш салып та әле үтелмәгән.
Сине эзләп болыннарга багам
Карашыңны болытларда табам.
Мәңге яшәр кебек идең, әткәй,
Җырлый — җырлый печән чапканда.
Сабырлыгын учларыма йомам —
Колынчаклар белән оныкларың
Печәнлегең буйлап чапканда.
Күз алдымда синең нурлы сының.
Каба да китә чалгыларым.
Таң сүрелеп кенә монарыдан
Керфегемә элә тамчыларын.
Мәңге яшәр кебек идең, әткәй,
Җырлый — җырлый печән чапканда.
Сабырлыгын учларыма йомам —
Колынчаклар белән оныкларың
Печәнлегең буйлап чапканда.