Иделкәем алкын, суың салкын,
Көндә төшеп шуннан су алам.
Кояш баткан чакта мин Иделдә
Сине, бәгыремне уйлап юанам.
Иделкәем суың бигърәк җылы,
Әссе көндә чумып йөзәргә.
Синең белән үткән айлы кичләр
Калды, ахры, сагынып сөйләргә.
Иделкәем суың алтын-алтын,
Яр өстендә учак кабызалар.
Ник кайтмысың бәгърем,
Тиз кайт инде!
Йөргән эзләр сине сагыналар.
Варианты песни
Бу җыр Фәридә Кудашева репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 17/11/2025 - 00:14
«
»