Гомер корабында

Йөзеп барам гомер корабында,
Уңда, сулда — еллар алышы.
Шатлыкларым шаян ак дулкыннар,
Кара дулкын — кайгы, сагышым.

Язмышымның шаулы ак диңгезе,
Ничә тапкыр мине сынадың.
Давылларың екты аягымнан
Кабат торып бастым, сынмадым.

Йөзеп барам гомер корабында,
Ак җилкәнем ныклы, тузмаган.
Җанда — дәрман, йөрәгемдә — илһам,
Таңнарым да әле узмаган.

Язмышымның шаулы ак диңгезе,
Елаттың да, кабат җырлаттың.
Акчарлаклар ак өметләр белән,
Бәхет ярларына озаттың.

Йөзеп барам гомер корабында.
Янда — дуслар, мине сөйгәннәр.
Дошманнарым читтән карап кала —
Көнләшүдән кара көйгәннәр.

Язмышымның шаулы ак диңгезе,
Кайгыларга илтмә язмышым.
Барыр юлларымда маяк минем
Йолдызларның якты балкышы, балкышы …

Йөзеп барам гомер корабында,
Йөзеп барам гомер корабында.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »