Илләрдә берәү генә

Бәхет бит ул — үз яныңда,
Таба бел дә күр генә.
Тәү күрүдә гашыйк иткән
Җан сөйгәнем бер генә,
Җан сөйгәнем бер генә.

Тормыш юлы — әйдәп торган
Сикәлтәле үр генә,
Шул үрләргә чакыручы
Сөйгән ярым бер генә,
Сөйгән ярым бер генә.

Саф мәхәббәт — могҗиза ул,
Аның кадерен бел генә,
Күңелемә канат куйган
Минем иркәм бер генә,
Минем иркәм бер генә.

Йолдызлардай балкый яшьлек,
Җирдә юк кемнәр генә!
Минем ярым, җан сөйгәнем,
Илләрдә берәү генә,
Илләрдә берәү генә,
Илләрдә берәү генә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »