Сагышларым үтми

Категория: көе сүзләре

“Көт син мине! — дидең киткән чакта, —
Онытма син, бары онытма!
Мәхәббәтем гөлләр булып үсәр,
Шуларны син берүк сулытма!”.

Ут эченнән язган хатларыңны,
Җанымнан да артык сакладым …
Гомерләрем буе көттем сине,
Өмет өзми көттем, кайтмадың.

Гомер үтә, сагышларым үтми,
Исәнсеңдер кебек күңелгә.
Яшьлегебез калган тугайлардан
Эзлимен мин сине бүген дә …
Эзлимен мин сине бүген дә …

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »