Сөю уты белән ялкынланып,
Күпме еллар сине эзлимен;
Күңел күген болыт басканда да,
Табалмам дип, өмет өзмимен.
Мин эзлимен сине канатланып,
Таулар үтәм, кырлар буйлыймын;
Тормышыма матур чәчәкле яз
Алып килерсең, дип уйлыймын.
Белмәсәм дә синең кемлегеңне,
Күрмәсәм дә сылу йөзеңне,
Беләм, иркәм, олы мәхәббәтем
Табыр әле бер көн үзеңне.
Бу җыр Фәнәви Салихов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 17/11/2025 - 00:59
«
»