Озын кышлар буе җылыттың,
Җәй килер бер дигән өметем.
Июнь генә әле — җәй башы,
Тузганаклар инде чал чәчле.
Тузганаклар инде чал чәчле.
Ямьле җәй көннәре санаулы,
Истәлеккә генә калмалы!
Өметем зур кыска җәйләргә,
Уйларым күп — башым әйләнә.
Тузганаклар туза, "Уф!" дисәм —
Әллә өметләре юк микән?
Әллә өметләре юк микән?
Ямьле җәй көннәре санаулы —
Уфтанырга гына калмалы!
Сынма, өмет, эзлән, сызлан син!
Чал тузганак булып тузма син!
Сагынырга калсын бу җәйләр,
Онтылырлык булып узмасын!
Онтылырлык булып узмасын!
Ямьле җәй көннәре санаулы —
Сагынырга гына калмалы.
Бу җыр Гәли Хәмзин репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 17/11/2025 - 01:02
«
»