Сөям, дидең, Гөлкәй, мин ышандым,
Син яраттың тыныч йөрәкне.
Мәхәббәтең булгач бүтәннәрдә
Бу шаяру нигә кирәктер?
Тугайларга чыгып, чәчәк җыйсам,
Кемгә аны бүләк итәрмен?
Су буена кызлар килгән чакта,
Кемне сагынып, кемне көтәрмен?
Ялгыз юлаучыннан күл буенда,
Сүнми калган төнге ут сымак,
Йөрәгемдә яна синең утлар,
Минут саен сине юксынам.
Бу җыр Гомәр Әбделмәнов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 17/11/2025 - 01:09
«
»