Бердән-берем — газиз җирем

Туган җирем, урман шавың синең
Күңелемә керде яшь чактан;
Кураеңның сызылып аккан моңы
Гомер буе китмәс колактан!

Җырларыма җырчы тургайларың
Үзе кушты моңлы тавышын.
Бердән-берем — газиз җирем, мәңге,
Синең белән уртак язмышым!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »