Акманай

Категория: көе сүзләре

Сайрый төнге сандугачлар,
Сайрый төнге Акманай.
Сайраулардан айный алмый
Акманайда аккан ай.

Биредә һәркем шагыйрьдер,
Бу — шигъри бер оядыр.
Монда һәркем үзен Мостай
Кәрим итеп тоядыр.

Акманайның һәр төшеннән
Йөрәккә моң агыла.
Монда һәркем Сәйфи Кудаш
Һәрбер кош — Кудашева.

Үзе бер моң, үзе бер җыр,
Үзе шигырь — Акманай …
Монда рәхәт — Акманайга
Чалкан төшеп яткан ай.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »