Кермә минем төшкә!

Категория: көе сүзләре

Он(ы)тылырга вәгъдә иттең.
Ник син һаман истә?
Җитте, бүтән газаплама,
Кермә минем төшкә,
Кермә минем төшкә.

Ә тыңламасаң сүзләремне,
Йөрсәң һаман көлеп —
Бер йөдәтермен мин дә,
Бер йөдәтермен мин дә
Төшләреңә кереп.

Өнемдә хәтердән кусам,
Керәсең син төшкә.
Соңгы тапкыр кабатлыймын:
Төшмә минем искә,
Төшмә минем искә.

Ә тыңламасаң сүзләремне,
Йөрсәң һаман көлеп —
Бер йөдәтермен мин дә,
Бер йөдәтермен мин дә
Төшләреңә кереп.

Ә тыңламасаң сүзләремне,
Йөрсәң һаман көлеп —
Бер йөдәтермен мин дә,
Бер йөдәтермен мин дә
Төшләреңә кереп.
Төшләреңә кереп…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »