Бергә чакта

Без бәхетле бергә чакта,
Без икебез бербөтен.
Бар көчем биреп тырышырмын
Аклар өчен өметең.

Парлы булып гомер буе
Язсын иде яшәргә.
Син минеке, мин синеке,
Кадерлем дип дәшәргә.

Тугры калып саф сөюгә,
Мәхәббәтне зурлармын,
Гашыйк итеп тик үземә,
Йөрәгеңне урлармын.

Парлы булып гомер буе
Язсын иде яшәргә.
Син минеке, мин синеке,
Кадерлем дип дәшәргә.

Мәхәббәттән яна йөрәк,
Мөмкин түгел чыдарга.
Сиңа булган саф сөюем
Мин саламын җырларга.

Парлы булып гомер буе
Язсын иде яшәргә.
Син минеке, мин синеке,
Кадерлем дип дәшәргә.
Син минеке, мин синеке,
Кадерлем дип дәшәргә…
Кадерлем дип дәшәргә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »