Апасым

Апас ягы — тау ягы,
Урман-кырлар һәр ягы.
Икмәкле, җырлы төбәк ул,
Ераклардан көт аны.

Матур, иркен тугайлардан
Тирбәлеп ага Зөяң.
Челтеридер салкын суың,
Бормалы көмеш чишмәң.

Ай үсәсең, көн үсәсең
Матурланып, Апасым.
Тормыш юлына озаттың,
Бик күп авыл баласын.

Матур, иркен тугайлардан
Тирбәлеп ага Зөяң.
Челтеридер салкын суың,
Бормалы көмеш чишмәң.

Икмәкле синең кырларың,
Печәнле болыннарың.
Нинди хезмәттә булса да
Сынатмый оланнарың.

Матур, иркен тугайлардан
Тирбәлеп ага Зөяң.
Челтеридер салкын суың,
Бормалы көмеш чишмәң.

Җырларга кушып җырлыймын
Исемеңне, Апасым.
Читкә китсәм — йөгерепләр
Килә сиңа кайтасым.
Читкә китсәм — йөгерепләр
Килә сиңа кайтасым…
Мәңге яшә, Апасым…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »