Алмагачлар ак чәчәктә,
Кәләштәй туй күлмәкле.
Май аеның хушбуй исе
Ялкындыра йөрәкне.
Мәхәббәт бакчаларының
Күркәм алмагачлары.
Мәхәббәт бакчасының без
Сайрар сандугачлары.
Исеңдәме: очрашканда
Бер агарды, кызарды,
Яшел алмалар төсендә
Сагышлардан сызланды.
Мәхәббәт бакчаларының
Күркәм алмагачлары.
Мәхәббәт бакчасының без
Сайрар сандугачлары.
Күз дә ачып йомылмады,
Үткәрдек җәй айларын.
Алсуланган алмалардай
Яраттырды назларың.
Мәхәббәт бакчаларының
Күркәм алмагачлары.
Мәхәббәт бакчасының без
Сайрар сандугачлары.
Үстерегез бергәләшеп
Бакчаларда алмагач.
Минем күңел чәчәк ата
Сезнең өчен җырлагач.
Мәхәббәт бакчаларының
Күркәм алмагачлары.
Мәхәббәт бакчасының без
Сайрар сандугачлары.
Мәхәббәт бакчасының без
Сайрар сандугачлары…
