Тәрәз төбем яран гөлләр
Кояшка елмаялар,
Сөйләсәм йөрәк серләрем
Алар да моңаялар.
Ак яран ла ак яран,
Төзәлми күңел ярам.
Җавап эзләп мин сорауга
Уемда сиңа барам.
Кеше бит ул — сер, табышмак,
Укылмаган зур китап.
Ник очрадың юлымда дип,
Уйланам туктап-туктап.
Ак яран ла ак яран,
Төзәлми күңел ярам.
Җавап эзләп мин сорауга
Уемда сиңа барам.
Бу хакта дим, син үзең дә
Уйладың микән, иркәм?
Сөю белән хыянәтнең
Арасы якын икән.
Ак яран ла ак яран,
Төзәлми күңел ярам.
Җавап эзләп мин сорауга
Уемда сиңа барам.
Җавап эзләп мин сорауга
Уемда сиңа барам…
Уемда сиңа барам…
Бу җыр Лилия Хәйруллина репертуарында бар
Добавлено tatassr в СР, 19/11/2025 - 13:29
«
»
