Казан каласы (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Мең ел буе яши Казаным,
Яшәсен ул тагын, яшәсен!
Картаймасын Казан мәңгегә,
Яшәрсен ул һаман, яшәрсен.

Казан дигән таш кала,
Татар өчен баш кала,
Җанга якын шат кала,
Алыштырмам башкага.

Болак буе, Кабан күлләре,
Мәһабәт Кол Шәриф мәчете,
Тукай илһам тапкан җир,
Башын имәс Җәлил бәхете.

Казан дигән таш кала,
Татар өчен баш кала,
Җанга якын шат кала,
Алыштырмам башкага.

Күтәрел син тагын югары,
Бөтен татар сиңа табына.
Казан диеп, татар җанлана,
Җиңелмәстәй көчләр табыла.

Казан дигән таш кала,
Татар өчен баш кала,
Җанга якын шат кала,
Алыштырмам башкага.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »