Бәхетле язмышым

Категория: көе сүзләре

Тормышның буталган юлында
Йөрелде адашып буранда.
Бураны басылды, сукмаклар ачылды,
Мин хәзер бәхетле язмышлар кулында.

Бәхетле язмышым,
Мин сиңа рәхмәтле.
Йөрәгем пышылдый:
Мин бүген бәхетле.

Озын һәм дәвамлы елларда
Гомернең юллары булсын да.
Яратып мин яшим, ярату өләшим
Бәхетле язмышым үземнең кулымда.

Бәхетле язмышым,
Мин сиңа рәхмәтле.
Йөрәгем пышылдый:
Мин бүген бәхетле.

Тормышның буталган юлында
Йөрелде адашып буранда.
Бураны басылды, сукмаклар ачылды,
Мин хәзер бәхетле язмышлар кулында.

Бәхетле язмышым,
Мин сиңа рәхмәтле
Йөрәгем пышылдый:
Мин бүген бәхетле.
Бәхетле язмышым,
Мин сиңа рәхмәтле.
Йөрәгем пышылдый:
Мин бүген бәхетле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »