Бәхетле булыр идең

Категория: көе сүзләре

Нигә инде, уйламыйча,
Үпкәләтәсең мине?
Читләшергә, уйланырга
Мәҗбүр итәсең инде.

Берәүне дә яратмыйсың,
Яратсаң, уйлар идең.
Син яратып яши алсаң,
Бәхетле булыр идем.

Син бит, минем уйлавымча,
Җуйгансың хәтереңне,
Бер-берне дә уйламыйча,
Үткәреп гомереңне.

Берәүне дә яратмыйсың,
Яратсаң, уйлар идең.
Син яратып яши алсаң,
Бәхетле булыр идем.

Яшәвеңне яратмыйча,
Җуйма син кадереңне.
Әверелдер гөлбакчага
Алдагы гомереңне.

Берәүне дә яратмыйсың,
Яратсаң, уйлар идең.
Син яратып яши алсаң,
Бәхетле булыр идем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »