Нинди күңелсез көн, өйдә бер ялгызым,
Бөтен җирдә тоташ салкынлык.
Үз-үземә урын табалмыйча йөрим,
Күңелемдә янар ялкын юк.
Инде ничә көннәр сине күргәнем юк,
Батты кояш, атмый таңнарым.
Кая китте икән сабый бала кебек
Канатланып йөргән чакларым?
Синсез дөньям ямьсез,
Нурсыз, төссез, җансыз,
Синсез миңа берни кирәкми.
Ни кадәрле синең кирәк булуыңны,
Сөюемне белми йөргәнмен.
Инде ничә көннәр сине күргәнем юк,
Батты кояш, атмый таңнарым.
Кая китте икән сабый бала кебек
Канатланып йөргән чакларым?
Нинди күңелсез көн, өйдә бер ялгызым,
Бөтен җирдә тоташ салкынлык.
Үз-үземә урын табалмыйча йөрим,
Күңелемдә янар ялкын юк.
Инде ничә көннәр сине күргәнем юк,
Батты кояш, атмый таңнарым.
Кая китте икән сабый бала кебек
Канатланып йөргән чакларым?
Канатланып йөргән чакларым?..
