Юлларда томан

Категория: көе сүзләре

Икебез дә сынаулардан
Сынатмый узган идек.
Җитәкләшеп бергә киткән
Үсмерләр сыман идек.

Юлларда томан инде,
Буласы булган инде.
Бергә корган ал хыяллар
Җилләрдә уңган инде.

Бездә гел ак хыялларга
Күмелгән йөрәк иде.
Хыялларны шул ал килеш
Сакларга кирәк иде.

Юлларда томан инде,
Буласы булган инде.
Бергә корган ал хыяллар
Җилләрдә уңган инде.

Яхшысы да бар иде,
Яманы да бар иде.
Буталгандан язмышымда
Нәрсәдер булды инде.

Юлларда томан инде,
Буласы булган инде.
Бергә корган ал хыяллар
Җилләрдә уңган инде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
« »