Икебез ике якта

Категория: көе сүзләре

Мин дәшкәнне көтәсеңме,
Моңсу гына карыйсың.
Ояла беләсең икән,
Гаебеңне таныйсың.

Горур булма бу кадәрле,
Бетәбез бит югалып.
Яныма кил, гафу үтен,
Мин дәшәрмен елмаеп.

Әрни бит йөрәгең, беләм,
Мине дә газаплама.
Әйтәсе сүзеңне әйт син,
Күңелеңдә саклама.

Горур булма бу кадәрле,
Бетәбез бит югалып.
Яныма кил, гафу үтен,
Мин дәшәрмен елмаеп.

Күпме түзеп була тагын,
Икебез ике якта.
Сагынуга дәва булмас
Кайда гына булсак та!

Горур булма бу кадәрле,
Бетәбез бит югалып.
Яныма кил, гафу үтен,
Мин дәшәрмен елмаеп.
Яныма кил, гафу үтен,
Мин дәшәрмен елмаеп…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »