Кем соң ул?

Кем ап-ак биләүгә биләп
Бишек көйләрен көйләп
Сине бәүетте.
Гөл шикелле назлап сөеп,
Бит алмаңдан кайнар үбеп:
«Балам», — дип әйтте?

Ул — дөньяда бердән-берең,
Сөекле әнкәең синең,
Сулыш бирүчең.
Бөтен дәртен, көчен салып,
Ихлас күңеленнән янып,
Шәфкать күрүчең, шәфкать күрүчең.

Ватанымда һәр кем өчен
Иң якын, иң изге исем —
Ана исеме.
Аңа син дә бул гел алчак,
Ихтирам ди, ярат һәр чак
Бу зур кешене!
Бөек кешене!
Мәрхәмәтле, бөек ана,
Мәңге — мәңге рәхәт яшә!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »