Белә торып күңел,
Күңел әрнегәнең
Төшләремә нигә,
Нигә керәсең.
Еллар аша кайтып,
Кайтып яшьлегемә
Сине генә килә,
Килә күрәсем.
Килә күрәсем,
Килә күрәсем.
Төшләремдә бүләк,
Бүләк итеп миңа
Бирдең чәчкәләрнең,
Бирдең сарысын.
Болай да бит инде
Минем күңелемдә
Мөлдерәмә тулы,
Тулы сагышым.
Тулы сагышым,
Тулы сагышым.
Юк, кирәкми иске,
Иске яраларны
Син яңадан искә,
Искә төшермә.
Тормышыма бәхет,
Бәхет алып килер
Булсаң гына кер син,
Кер син төшемә.
Кер син төшемә,
Кер син төшемә.
Варианты песни
Бу җыр Бәширә Насыйрова репертуарында бар
Добавлено tatassr в СБ, 22/11/2025 - 16:48
«
»
