Бас, әле!

Категория: көе сүзләре

Дәртле көйләргә ияреп,
Әйдә, әй, бер бас әле.
Һей-һей-һей.
Бу шатлыклы минутларның
Соңгысы булмас әле.
Һей-һей-һей.

Бас әле, бас әле,
Тыпыр-дыпыр бас әле.
Матур басуларың белән
Күңелләрне ач әле.
Бас әле, бас әле,
Кара әле артыңнан,
Аякларым ирексездән
Сиңа гына тартыла.

Аклы ситсы күлмәгемне
Киярмен дигән идем.
Һей-һей-һей.
Үсеп буйга җитү белән
Киярмен дигән идем.
Һей-һей-һей.

Бас әле, бас әле,
Тыпыр-дыпыр бас эле.
Матур басуларың белән
Күңелләрне ач әле.
Бас әле, бас әле,
Кара әле артыңнан,
Аякларым ирексездән
Сиңа гына тартыла.

Төнбоеклы күл буенда
Сандугачлы таңнар бар.
Һей-һей-һей.
Сине күрмәгән кайгыдан
Үлә язган таңнар бар.
Һей-һей-һей.

Бас әле, бас әле,
Тыпыр-дыпыр бас әле.
Матур басуларың белән
Күңелләрне ач әле.
Бас әле, бас әле,
Кара әле артыңнан,
Аякларым ирексездән
Сиэа гына тартыла.

Базарларга барыйм микән?
Хөрмәләр алыйм микән?
Һей-һей-һей.
Сиңа гына ярыйм микән?
Ялгызым калыйм микән?

Бас әле, бас әле,
Тыпыр-дыпыр бас эле.
Матур басуларың белән
Күңелләрне ач әле.
Бас әле, бас әле,
Кара әле артыңнан,
Аякларым ирексездән
Сиңа гына тартыла.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »