Гомерләрне ашыктырма икән

Гомерләрне ашыктырма икән,
Ул үзе дә тора үтәргә.
Тугры юлдаш сайлый белү кирәк
Тормыш юлын бергә үтәргә,
Тормыш юлын бергә үтәргә.

Тормыш юлын бергә үтәр өчен
Сайла ярның менә дигәнен,
Яшә аннан гомер буйларына
Күзләреннән алмый күзләрең.

Гомерләрне ашыктырма икән,
Кадерен бел һәрбер мизгелнең.
Ике йөрәк бергә тибү кирәк
Утлары сүнмәскә күңелнең,
Утлары сүнмәскә күңелнең.

Утлары сүнмәсә күңелеңнең
Тормыш кадере ныгырак сизелә,
Синең өчен мин иң кадерледер,
Минем өчен бары син генә.

Гомерләрне ашыктырма икән,
Үкенмәслек булсын соңарып.
Язган ярым, назлы ярым бул син,
Бәхет барсын безгә юл ярып,
Бәхет барсын безгә юл ярып.

Бәхет барыр безгә юллар ярып,
Икәү бер җан, бер тән булганда.
Килгәнбез бит кунак булып кына
Тик бер яшәү өчен дөньяга.
Килгәнбез бит кунак булып кына
Тик бер яшәү өчен дөньяга…

(Синең өчен мин иң кадерледер,
Минем өчен,
Минем өчен бары син генә…)

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
« »