Җырлап кына килә барасы

Таң туганда кояш нуры белән
Теләкләрем туа телләрдә.
И, Ходаем, имин тормыш бирче
Улларыма туган илләрдә,
Улларыма, улларыма,
Улларыма туган илләрдә.
Улларыма, улларыма,
Кызларыма туган илләрдә.

Җырлар булып туа теләкләрем,
Һәр җырымда якты бер теләк.
Кешеләрнең матур эшләренә
Гел сокланып китсен бу йөрәк.
Гел сокланып, гел сокланып,
Гел сокланып китсен бу йөрәк.
Гел сокланып, гел сокланып,
Гел сокланып китсен бу йөрәк.

Якыннарым, күрше-күләннәрем,
Туганнарым исән булсыннар.
Һәр нигездә олы мәхәббәттән
Сабыйлары гөрләп тусыннар.
Сабыйлары, сабыйлары,
Сабыйлары гөрләп тусыннар.
Сабыйлары, сабыйлары,
Сабыйлары гөрләп тусыннар.

Еллар уза бик тиз, ә теләкләр
Туып тора һаман яңасы.
Җирне чын дуслыкка гына күмеп,
Җырлап кына килә барасы.
Җырлап кына, җырлап кына,
Җырлап кына килә барасы.
Җырлап кына, җырлап кына,
Җырлап кына килә барасы.
Җырлап кына, җырлап кына,
Җырлап кына килә яшисе…
Җырлап кына, җырлап кына,
Җырлап кына килә яшисе…
Җырлап кына…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »