Ак юлларым

Ап-ак итеп кар яумаса,
Юлларга бурамаса,
Кайтмас идем, ул якларны
Яшьлегем урамаса.

Кайтмас идем ямансулап,
Зәңгәр үрләргә карап
Әй, ул ашкынган җилләрнең
Шатлыгы бер дә харап!..

Күктән синең карашыңдай
Ягымлылык сирпелде.
Карлар синең күлмәгеңнең
Ак борчагы шикелле.

Ак бәхетләр сибелә кебек,
Сибелә кебек мул булып.
Ак юлларым ак бәхеткә —
Сиңа илткән юл булып.

Сызылып бара, сузылып бара,
Яңа үрләргә карап.
Әй, ул ашкынган җилләрнең
Шатлыгы бер дә харап!-.

Голосов пока нет
« »