Күрдем сине, әй, сылу кыз,
Җиде юлның чатында.
Юл читендәге алмагач
Шау чәчәктә чагында.
Карап калдым инде сине,
Яздым инде телләрдән.
Йолдызларга багам хәзер,
Хәбәр көтәм җилләрдән.
Тәрәзәңә чиртер йолдыз,
Җилләр шакыр капкаңны,
Төн йокламый каршыларсың
Алсу таңнар атканын.
Карап калдым инде сине,
Яздым инде телләрдән.
Йолдызларга багам хәзер,
Хәбәр көтәм җилләрдән.
Сискәнерсең бер көн, бәлки,
Тәрәзәңнән карагач.
Чәчкәләрен кояр инде
Тышта ялгыз алмагач.
Карап калдым инде сине,
Яздым инде телләрдән.
Йолдызларга багам хәзер,
Хәбәр көтәм җилләрдән.
Карап калдым инде сине,
Яздым инде телләрдән.
Йолдызларга багам хәзер,
Хәбәр көтәм җилләрдән.
Йолдызларга багам хәзер,
Хәбәр көтәм җилләрдән…
Хәбәр көтәм җилләрдән…
