Язларда ашыктым, җәйләрдә соңладым,
Мин сине юксынам көзләрдә.
Иң соңгы чәчкәләр без йөргән эзләрдә,
Югалту сагышы — күзләрдә.
Чәчкәгә сузыла ирексез кулларым,
Күңел гел бер сүзне кабатлый.
Иң соңгы чәчәкләр, иң соңгы өметләр,
Яратмый, ярата, яратмый.
Иң соңгы чәчәкләр елмая кояшка,
Әлегә төшмәгән кыраулар.
Ник юллар аерылды? Кем соң, кем ялгышты?
Күңелдә мең төрле сораулар.
Чәчкәгә сузыла ирексез, кулларым
Чәчәкләр сагышны тарата.
Иң соңгы чәчәкләр, иң соңгы өметләр,
Ярата, яратмый, ярата…
Язларда ашыктым, җәйләрдә соңладым,
Мин сине юксынам көзләрдә.
Иң соңгы чәчкәләр без йөргән эзләрдә,
Югалту сагышы — күзләрдә.
Чәчкәгә сузыла ирексез кулларым,
Күңел гел бер сүзне кабатлый.
Иң соңгы чәчәкләр, иң соңгы өметләр,
Яратмый, ярата, яратмый.
Иң соңгы чәчәкләр, иң соңгы өметләр,
Яратмый, ярата, яратмый…
Яратмый, ярата, яратмый…
