Авыл карчыклары

Категория: көе сүзләре

Карашларың моңсу-моңсу, чәчләрең ак,
Картлык көне — гомер сөргән җирдән ерак,
Зарыгасың кордашларың хәл-әхвәлен
Авыл якларыннан искән җилдән сорап.

Офыклардан яшь чакларың эзлисеңме,
Урак урган җирләреңдә йөрисеңме?
Иртә таңда ак намазлык өсләрендә
Оеп кына изге теләк телисеңме?

Сабырлыклар Ходаеңнан сорап алдың,
Сабыр савытларың тулса, елап алдың.
Җырларың да изгелеккә дога сыман —
Җырлый-җырлый эчтән генә сыза бардың.

Офыклардан яшь чакларың эзлисеңме,
Урак урган җирләреңдә йөрисеңме?
Иртә таңда ак намазлык өсләрендә
Оеп кына изге теләк телисеңме?

Өзгәләнсә өзгәләнде, җан чыкмады,
Челтерәп аккан чишмә суын тансыклады.
Таш улакта мөлдерәгән чишмә төсле —
Шәһәр өйләрендә авыл карчыклары…

Офыклардан яшь чакларың эзлисеңме,
Урак урган җирләреңдә йөрисеңме?
Иртә таңда ак намазлык өсләрендә
Оеп кына изге теләк телисеңме?
Оеп кына изге теләк телисеңме?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »