Мәхәббәтем — бүләгем

Сорама миннән йолдызлар,
Йолдыз бүләк итә (а)лмам.
Алар биек, мин канатсыз,
Үрелсәм дә җитә (а)лмам.

Суга сусаган гөл кебек,
Тезләнмим дә алдыңа.
Мәхәббәттән мөлдерәмә
Йөрәгемне ал, менә.
Мәхәббәттән мөлдерәмә
Йөрәгемне ал, менә.

Тулган айны да сорама,
Сөю билгесе итеп.
Ул бит бүген генә тулы,
Иртәгә булыр китек.

Суга сусаган гөл кебек,
Тезләнмим дә алдыңа.
Мәхәббәттән мөлдерәмә
Йөрәгемне ал, менә.
Мәхәббәттән мөлдерәмә
Йөрәгемне ал, менә.

Бүләк итмим чәчкәләр дә
Тәкыяны төзергә.
Алар яшәр өчен туган,
Ник аларны өзәргә.

Суга сусаган гөл кебек,
Тезләнмим дә алдыңа.
Мәхәббәттән мөлдерәмә
Йөрәгемне ал, менә.
Мәхәббәттән мөлдерәмә
Йөрәгемне ал, менә.

Суга сусаган гөл кебек,
Тезләнмим дә алдыңа.
Мәхәббәттән мөлдерәмә
Йөрәгемне ал, менә.
Мәхәббәттән мөлдерәмә
Йөрәгемне ал, менә…
Йөрәгемне ал, менә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »