Тормыш дәвам итә

Син киткәндә, гөлләр елый иде,
Җил-давылга сынып, бөгелеп.
Синсез калгач язмыш давылында,
Ярсый йөрәк, дулый күңелем.

Сине генә, сине яратам дип,
Әйтү килә башка кешегә!
Тормыш дәвам итә,
Өметем бар
Мәхәббәттең сихри көченә.

Син киткәндә өмет сүндерерлек,
Җил-давыллы, айсыз кич иде.
Тизерәк сине онытасым килә,
Сөю килә башка кешене.

Сине генә, сине яратам дип,
Әйтү килә башка кешегә!
Тормыш дәвам итә,
Өметем бар
Мәхәббәттең сихри көченә …

Син яралап киткән йөрәк белән
Йөреп ятам сиңа табынып.
Мин барыбер сине гафу итмәм,
Бер килерсең әле, сагынып!

Сине генә, сине яратам дип,
Әйтү килә башка кешегә!
Тормыш дәвам итә,
Өметем бар
Мәхәббәттең сихри көченә!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »