Кинҗәбулат (Карагайтугай)

Дөньяның бар гүзәллеген
Җыйган Карагайтугай.
Башка як сандугачыннан
Моңлырак мында тургай!

Җиргә Кояш чыгаручы
Елантауым шушында!
Карагайтугай күңелдә,
Исеме тел очында.

Иман нурларын таратып,
Яңгырый моңлы Азан.
Һәр эштә авылдашларга
Ходаем бирсен ярдәм!

Җиргә Кояш чыгаручы
Елантауым шушында!
Карагайтугай күңелдә,
Исеме тел очында.

Шушы җиргә Кинҗәбулат
Килеп ултырган борын.
Бу җир — Тарих һәм Киләчәк
Кавышкҗан изге урын!

Җиргә Кояш чыгаручы
Елантауым шушында!
Карагайтугай күңелдә,
Исеме тел очында.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »