Көмеш күлен ташлап аккош оча,
Йөрәгемдә — сагыш ялкыны.
Канатларын җилпеп,
Ак нурларын сибеп,
Хыял кошым китә ахрысы.
Күңелем түрендә,
Тормышым күгендә
Син охшашсың шушы аккошка.
Һавада бер (ул) аккош,
Хыялымдагы кош
Канат җилпеп-җилпеп хушлаша.
Язын кайтмый калса шушы аккош,
Канатларын җилләр каерып,
Күл аккошсыз нишләр?
Елый-елый кибер,
Аккошкаен көтеп, сагынып.
Күңелем түрендә,
Тормышым күгендә
Син охшашсың шушы аккошка.
Һавада бер (ул) аккош,
Күңелемдәге кош
Канат җилпеп-җилпеп хушлаша.
Бу җыр Асия Смакова, Фәридә Кудашева репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 24/11/2025 - 00:59
«
»