Читкә киткән улларыңны көтеп
Каенлыкка, әнкәй, чыгасың.
Олы юлга күзләреңне төбәп,
Каеннарыңны кочып,
Төшләремә керәсең.
Кайткан чакта каршы ала,
Юлга чыксам озатып кала:
Фәүзия каеннары — әнкәем каеннары,
Фәүзия каеннары — әнкәем каеннары!
Җилләр аша җырлар җибәрәмен,
Каеннарың отып алсыннар …
Безне сагынып кайткан чакларында —
Сиңа җырлап бирсеннәр,
Миннән бүләк, дисеннәр!
Кайткан чакта каршы ала,
Юлга чыксам озатып кала:
Фәүзия каеннары — әнкәем каеннары,
Фәүзия каеннары — әнкәем каеннары!
Еллар үтәр …
Туган якка
Бездән соң да кайтырлар.
Аларны да башын иеп
Сәламләр ак каеннар —
Әнкәем каеннары!
Кайткан чакта каршы ала,
Юлга чыксам озатып кала:
Фәүзия каеннары — әнкәем каеннары,
Фәүзия каеннары — әнкәем каеннары!