Әнкәй (унынчы вариант)

Алларымда, әнкәй, утыртасың,
Бер елмаеп миңа карачы.
Беләсең бит, гел сагынып кайтам
Кара күзләреңнең карашын.

Сагынып кайтам йөргән эзләреңне,
Яннарыңнан китсәм, әнкәй, нишләрмен?

Тормыш серләренә төшендердең
Синең башка читтә ни эшләрмен?
Чәчләреңә инде кырау төшкән,
Үзең һаман япь-яшь икәнсең.

Сагынып кайтам йөргән эзләреңне,
Яннарыңнан китсәм, әнкәй, нишләрмен?

Гомер юлың — кытыршылы сукмак.
Язлардан күп булган көзләрең.
Шуңадырмы, гүзәл бер ңыр сымак
Синең басып йөргән эзләрең.

Сагынып кайтам йөргән эзләреңне,
Яннарыңнан китсәм, әнкәй, нишләрмен?

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »