Саҗидә-гөлбадран

/ Саҗидә Сөләймановага багышлана /

Гөлбадран дигән гөлчәчәк
Үсә икән кай җирдә?
Шул чәчәкне өзеп сиңа
Бирә алмадым, Саҗидә.

Саҗидә-гөлбадран,
Син моңлырак булган икән
Сандугач-былбыллардан.

Синең бакчаңда, Саҗидә,
Үскән икән гөлбадран.
Сибелә чәчәк, өзелә үзәк
Син үстергән гөлләрдән.

Саҗидә-гөлбадран,
Син моңлырак булган икән
Сандугач-былбыллардан.

Йөрәк ярасын төзәтер
Дәва, диләр, гөлбадран.
Бер гөл дә дәвалый алмас
Йөрәкне сагынулардан.

Саҗидә-гөлбадран,
Син моңлырак булган икән
Сандугач-былбыллардан.

Голосов пока нет
« »