Саҗидәкәй, керләреңне чайкадың,
Дулкыннарга кердең үзең айкалып.
Ап-ак керләрең җилләрдә, һай, кибә,
Кайда йөзәсең күренми, Саҗидә?!
Аймылыштык бер урамда, — аяныч,
Айрылыштык — язмыш икән аяусыз.
Саҗидәкәй, сәҗдә кылам җырыңа,
Эзләреңә шигъри ләйсәнем яусын!
Моң агыла, Саҗидә, дип, Саҗидә…
Җырлар безне очраштырыр кай җирдә?
Ак басмага басып чайкыйм керемне,
Синең арттан тирән суга керимме…
Добавлено Almaz в Пнд, 24/11/2025 - 23:21
«
»