Агым сулар (икенче вариант)

Агым сулар ярсып ага, әллә яры тар микән?
Сулар ага, йөрәк яна, сүреләсе бар микән?

Агым суга сал төшердем, тал бөгелә, кисмәдем.
Хисләреңне җилкән итеп, бармы дәрья кичкәнең?

Аккан сулар кире кайтмас, иңләп-буйлап йөзәрмен.
Син онытсаң, мин бәс булып керфегеңә төшәрмен.

Голосов пока нет
« »