Бәйрәм вальсы (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Туй күлмәге кигән авыл-шәһәрләр.
Алсу-зәңгәр дөнья, сихри аһәңнәр.
Ымсындыра серле көйләр тылсымы,
Буйсындыра биюченең буй-сыны.
Әйлән-бәйлән,
Серле көйләр
Тылсымы.
Буйсындыра
Биюченең буй-сыны.

Җилдән җиңел оча күңел, җилкенә.
Тибрәләбез назлы җилләр иркендә.
Тирәбездә ай-йолдызлар әйләнә.
Ай юлында эзләр эзгә бәйләнә.
Әйлән-бәйлән,
Ай-йолдызлар әйләнә.
Ай юлында
Эзләр эзгә
Бәйләнә.

Урау-урау пар гашыйклар урамы.
Бөтерелә хәйран моңнар бураны.
Бөтерелә, дәрт-ямь өсти бәйрәмгә.
Безнең белән Җир шары да әйләнә.
Әйлән-бәйлән,
Дәрт-ямь өсти бәйрәмгә.
Безнең белән
Җир шары да
Әйләнә.

Голосов пока нет
« »