Еллар уза. Менә тагын бер ел
Саубуллашып узды үткәнгә.
Ямансудыр карап калу, еллар
Гомер йомгагыңны сүткәндә.
Ерагая бара йомгак очы,
Кечерәя бара йомгагың…
Һаман киләчәккә омтылганга,
Гомер җебен үлчәп тормадым.
Кыл тартылган саен көй югары
Алдан тия җиле, яңгыры.
Кыл өзелсә, еллар чыңлап кала,
Кайтавазлар булып яңгырый.
Добавлено Almaz в Пнд, 24/11/2025 - 23:33
«
»