Егетләр китә солдатка (икенче вариант)

Киң урамнар ник тарайган?
Җырлар сибелә як-якка.
Гармуннарын тартып уйнап,
Егетләр китә солдатка.

Апакайлар, әбекәйләр,
Булды усал чаклар да.
Усаллык егеткә кирәк,
Китәләр илне сакларга.

Айлы кичтә тәүге хисне
Салмагыз, кызлар, ятка.
Сыналырга, сынатмаска
Егетләр китә солдатка.

Күңел тынычлыгын алып,
Моңнар сибелә як-якка.
Ярсуларын җырга салып,
Егетләр китә солдатка.

Голосов пока нет
« »