Ике күзең, ике күзең утлы күмер,
Бер карасаң, ничә күзләр кабына.
Күз сирпесәң, ничә йөрәк, ничә күңел
Өметләнеп, канатланып кагына.
Җыр башласаң, болыннарга, тугайларга,
Кыяларга әйди көмеш кыңгырау.
Китәсе лә бергә, борылып карамый да!
Ә күңелдә, ә күңелдә бер сорау:
Җырга ияреп, дулкыннарга төшеп чумсам,
Гөл янармы, йә сүнәрме бу дөрләү?!
Сүнмәгән дә, күмер булып көймәгән дә
Нигә соң юк яннарыңда тик берәү?
Ике күзең, ике күзең якты йолдыз,
Таратадыр күпләрнең кайгысын.
Таң белән таң очрашалмый, кавыша алмый, —
Әллә шуңа үзең һаман ялгыз син.
Варианты песни
Бу җыр Эмиль Җәләлетдинов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 24/11/2025 - 23:40
«
»