Сагынып киләм Идел ягын, Казаным,
Миннән башка узган җәйләр, язларың.
Шаулый Идел, кайный Казан каласы,
Якыная ике күңел (мизгел) арасы.
Саумы, Казан,
Саумы, Казан,
Зур хыяллар каласы.
Якыная, якыная ике күңел арасы,
Ике күңел арасы.
Мәрмәр ташта киртләч-киртләч баскычлар,
Борылмалы юллар, еллар, язмышлар.
Кайнар эзләр, кайнар хисләр каласы.
Синдә кайныйм мин дә — дала баласы. / Күп сынаулар кичкән татар баласы. /
Кайнар эзләр,
Кайнар эзләр,
Кайнар хисләр каласы.
Синдә ярым, синдә ярым, / Күп сынаулар /
Үзем дала баласы. / Кичкән татар баласы. /
Аланнарда (болыннарда) көтә калды пар атлар,
Алып килде мине сиңа канатлар.
Таң атканда алсу-зәңгәр дулкыннар,
Ул (бу) дулкыннар йөрәкләрдә сулкылдар.
Таң атканда,
Таң атканда
Алсу-зәңгәр дулкыннар.
Онытылмас, онытылмас,
Йөрәгемдә (йөрәкләрдә) сулкылдар.