Син әйтмәдең, ә мин сизми йөрдем,
Яшертенме, йә син түземме? —
Тутырып карау белән күзләреңнең
Иң түрендә күрдем… үземне.
Күзләреңдә синең диңгез төсе,
Диңгез холкы — ярсый, карая.
Ә кайчакта, ярларыннан ташып,
Дулкын бәреп керә арага.
Башым куеп дулкын уңаена
Агыйммы соң, каршы йөзимме?
Ә каршыңа бассам, күзләреңнең
Иң түрендә күрәм үземне.
Добавлено Almaz в Втр, 25/11/2025 - 00:02
«
»