Күзләреңнән нурлар агылганда

Күзләреңнән нурлар агылганда,
Керфекләрең ничек талмый соң?
Миңа карыйсың син, карыйсың син —
Әйтер сүзең әллә бармы соң?

Тылсым бардыр, ахры, күзләреңдә —
Бер көн сине күрми түзалмыйм.
Мин эзләмим, юк, эзләмәм сине, —
Биргән вәгъдәләрең бозалмыйм,
Биргән вәгъдәләрең бозалмыйм.

Үзең карыйсың син, керфекләрең
Серләреңне җыя, яшерә.
Син яшермә серең, әйт, яшермә, —
Сүз табалмыйм башлап дәшергә.

Тылсым бардыр, ахры, күзләреңдә —
Бер көн сине күрми түзалмыйм.
Мин эзләмим, юк, эзләмәм сине, —
Биргән вәгъдәләрең бозалмыйм,
Биргән вәгъдәләрең бозалмыйм.

Көн дә йөргән юлларыңа чыгам, —
Дәва эзлим йөрәк сызлауга.
Син кызганма инде, һич кызганма,
Күз нурыңны сирпе узганда.

Тылсым бардыр, ахры, күзләреңдә, —
Бер көн сине күрми түзалмыйм.
Мин эзләмим, юк, эзләмәм сине, —
Биргән вәгъдәләрең бозалмыйм,
Биргән вәгъдәләрең бозалмыйм.
Күзләреңнән нурлар агылганда,
Керфекләрең ничек…
Керфекләрең ничек талмый соң?..

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »