/"Янбикә" пьесасыннан җыр/
Базарларга барсаң, ак тула ал,
Хакксынасын үзем түләрмен.
Әҗәлләрең җитсә, әйт үземә,
Янбикәм, Янбикәм,
Синең өчен үзем үләрмен.
Урманнарга керсәм, адашмамын,
Менгән атым акбуз ат булса.
Авыр юллар үтеп, мин кайтырмын.
Янбикәм, Янбикәм,
Көтәм дигән сүзен хак булса.
/Рафаэль Сафинның «Янбикә» драматик поэмасы буенча куелган «Янбикә» спектакле өчен 1968 елда иҗат ителгән җыр. Җырның тәүге башкаручы — Рамазан Янбәков./
Бу җыр Азат Нургалиев, Айгөл Хәйри, Альберт Шаһиев, ИлСаф, Миргаяз Шәрәфиев, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рамазан Янбәков, Рәис Вәгыйзов, Салават Фәтхетдинов, Хәсән Усманов, Әлфия Авзалова репертуарында бар
«
»